Чалманарат мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Укытучыларның барысы да актив катнашты. Алар яшь буенча төрле категорияләрдә үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. 60, 100 м га йөгерүдә Салахова Наиләгә тиңнәр булмады, ә ату ярышында Гыйлметдинов Марат, Варина Гөлназлар беренчелекне бирмәде. Укытучылар сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.