Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
 Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән. Язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере чәчү эшләре дәвам итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 
382,2 мең гектарга арпа чәчелгән, бу фаразланганның 95 процентын тәшкил итә, бодай – 293,8 мең гектарга, борчак – 55,1 мең гектарга.
21,2 мең гектарга кукуруз чәчелгән, бу планның 60 проценты дигән сүз. Бүгенгә Актаныш, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама районнарында бу культура тулысынча чәчелеп беткән.
51,2 мең гектар мәйданга шикәр чөгендере чәчелгән, бу фаразланганның 90 процентын тәшкил итә. 18,3 мең гектар мәйданны рапс били, бу билгеләнгән күләмнең - 20 проценты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International