ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Уку елы ахыры якынлаша. Бу көннәрдә укучылар белемнәрен сыныйлар. Мәктәп буенча төрле фәннәрдән еллык йомгаклау контроль эшләре бара.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар командасы турслетка юл тоттылар. Аларга уңышлар телибез!
12нче май көнне  Актаныш 2нче санлы урта мәктәбендә районның барлык 9нчы класс укучылары “ Татар теле “ фәненнән бердәм республика тестированиясе үттеләр.
"70 чакрым хәтер!" акциясе буенча Иске Кормаш  мәктәбе укучылары Яңа Кормаш-Татар Суксуы  авыллары маршруты белән  походта булдылар. Бу авылларның истәлекле урыннарында  булдылар, авыл белән таныштылар.
"70 чакрым хәтер!" акциясе буенча Уразай мәктәбе укучылары Уразай-Такталачык-Уразай, Чалманарат авыллары маршруты белән ике көнлек походта булдылар. Бу авылларның истәлекле урыннарында  булдылар, авыл белән таныштылар.
“Бөек Җиңүгә - 70 ел” дип исемләнгән иҗади бәйгедә 89 эш катнашты. 
Жанры – нәсер. 
Уразай мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Укытучыларның барысы да актив катнашты. Алар яшь буенча төрле категорияләрдә үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. 60, 100 м га йөгерүдә Салахова Венерага тиңнәр булмады. Укытучылар сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 14 май көнне районыбызның Байсар урманында 61нче турслет башланып китте. 
13 нче май көнне мәктәбебез командасы 2015 нче елгы Бөтенроссия робототехника буенча Олимпиадасының Республика этабында катнашты. 
Бүген мәктәбебезгә кунакка "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International