14-16 май көннәрендә районыбызда 61 нче тапкыр Актаныш районы укытучылары һәм укучыларының туристик слеты уздырыла. Кичә, 14 нче май көнне, Киров урта мәктәбеннән укучылардан ике команда һәм укытучылар командасы Байсар урманына туристик слетка киттеләр. Аларга уңышлар телибез!
Николай Орловның кызы, Любовь Орлова белән Киров урта мәктәбенең 6 класс укучысы Бикмухаметова Лилия һәм 9 класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл очрашуда булып кайттылар. Алар Николай Орловның күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат җыйдылар.