ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
14 – 16 май көннәрендә Актаныш районының Байсар урманында тур слет булып узды. Анда районыбызның урта һәм төп мәктәпләре укучылары һәм укытучы командалары катнаштылар.  
14-16 май көннәрендә Байсар урманында 61нче район турслеты үтте. Анда безнең мәктәпнең укучылар һәм укытучылар командалары да чыгыш ясады. Укытучылар командасы ориентированиедә дүртенче булсалар, ККМ һәм ТПТ да икенче урынны яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча да команда икенче призлы урында.
14 - 16 май көннәрендә Байсар урманында уздырылган 61 нче район туристик слетында безнең мәктәп командалары уңышлы чыгыш ясадылар
16-17 нче майда Казан шәһәрендә балалар оешмалары үзидарәсенең "Инициатива - 2015" фестивале узды.

"70 еллыкка - 70 чакрым хәтер" акциясе кысаларында  уздырылган альбом конкурсында Киров урта мәктәбе 1 урынны яулады.  Барлыгы 18 балл  җыелды, шулардан:  барган авыллар саны -10, бизәлешкә - 8 балл.  

Матур язу конкурсында катнашкан Киров урта мәктәбенең 3 класс укучысы Галимарданова Зилә 2 урынны яулады. Җитәкчесе Гиздуллина Альмира Фәүәдис кызы. 4 класс укучысы Мирзагитова Юлия - 2 урынны яулады. Җитәкчесе Сәмигуллина Фәйрүзә Инсаф кызы. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы «Халкы авылда гына яшәгән муниципаль районны бәйрәмчә иң яхшы бизәү” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм сертификат белән бүләкләнде. 

Киров урта мәктәбенең укучылардан һәм укытучылардан торган команда турслеттан кайттылар.Укучылар командасыннан ориентирование буенча Рашитов Илшат 1 урын, Башаров Айрат 2 урынны яуладылар.  Укытучылар командасы буенча ориентирование буенча Якиева Гөлназ 2 урын яулады. ККМ буенча укучылар командасы 3 урын, укытучылар командасы 2 урынны яуладылар. Стритбол ярышында егетләр командасы 1 урынны яуладылар. Гомуми укучылар командасы 3 урынны, укытучылар командасы 3 урынны яуладылар. 

    15-16 май көннәрендә Нижнекамск шәһәренең ""Патриот" хәрбилеккә әзерләү үзәгендә  Зарница-2015"  Республика Хәрби-спорт уеннарының финалы узды.
15 май көнне Такталачык мәктәбендә Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленең йөмгаклау өлеше булды.  Мәктәпнең 3 класс укучысы Фазуллина Айзилә, үз көчен нәсер язу жанрында сынап карап, кызыксындыру бүләгенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International