"70 еллыкка - 70 чакрым хәтер" акциясе кысаларында уздырылган альбом конкурсында Киров урта мәктәбе 1 урынны яулады. Барлыгы 18 балл җыелды, шулардан: барган авыллар саны -10, бизәлешкә - 8 балл. Бу альбомда укучыларның юкка чыккан авылларның зиратлары янында төшкән фотолары, ветераннар белән төшкән фотолар һәм хәрби бүләкләренең фотолары урын алган. Шулай ук маршрутный лист, укучыларның төрле авыллардагы һәйкәлләр янында төшкән фотолары да бар.