Очрашуның кунаклары – Богады һәм Яңа Әлем мәктәбенең 8, 9 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Укучылар белән “Ничек бәхетле булырга?” дигән темага психолог Ф.З.Шәйгәрданова катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшу уздырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде. 15 май гаилә көне уңаеннан һәркемгә бәхетле тормыш, иминлек, күңел тынычлыгы телибез.