Николай Орловның кызы белән очрашу

2015 елның 15 мае, җомга

  Николай Сергеевич Орлов, чын исеме - Гатаулла Мирзаһит улы Минаев (1919-1982)- Бөек Ватан сугышы партизаны, Советлар Союзы Герое.

Ул 1919 елның 29 нчы декабрендә Актаныш районы Зөбәер авылында крестьян гаиләсендә  туган. 1929 елда әтисе үлеп киткәч, әнисе 5 бала белән туганнарына күченеп китә, балаларны анда бабалары тәрбияләшә. Гатаулла Минаев, 13 яшендә әнисенә булышу өчен, Ленинград шәһәренә эшкә китә. Ул урман эшкәртүдә хезмәт куя, таш чырауда булыша, 5 ел Ижор шәһәрендәге заводта слесарь булып эшли.

1939 елда Гатаулла Минаев Кызыл Армия сафларына алына, шуннан фронтка китә. 1941 елның көзендә Киев астында барган сугышлар вакытында чолганышта кала, пленга төшә. Ике тапкыр кача.

1945 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның бик күп орден һәм медальләре бар. Сугыш беткәч запаска җибәрелә.

Гатаулла Минаев 1982 елда вафат була.

Чыганак: (https://ru.wikipedia.org/wiki/Орлов,_Николай_Сергеевич)

 

Николай Орловның кызы, Любовь Орлова белән  Киров урта мәктәбенең 6 класс укучысы Бикмухаметова Лилия һәм 9 класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл очрашуда булып кайттылар. Алар Николай Орловның күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат җыйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International