15 май - Халыкара гаилә көне.

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Күҗәкә авыл китапханәсендә гаилә көненә багышланган " Гаилә - бәхет ачкычы" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Күргәзмәнең " Тату гаилә - бәхетле гаилә" дигән бүлеге авылыбызның матур, үрнәк гаиләләренә багышланды. Күргәзмәдән китап укучылар  гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләүдә файдалы киңәшләргә бай булган китаплар белән дә таныша алачак. Гаилә,мәхәббәт, тугрылык темасын чагылдырган әдәби китаплар да берәүне дә битараф калдырмас..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International