ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2015 ел
якшәмбе
18 июль көнне Иске Айман җирлегендә "Авыл җыеннары" фестиваль- конкурсы узды

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Халык белән дәүләт органнары аралашуы инде күптән электрон форматка күчте. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган, яңадан-яңа интернет һәм мобиль сервисларны гамәлгә керткән төбәктә башкача булу мөмкин дә түгел бит. Яңа үзара элемтә системасы халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә уңайлы. Кешеләр вакытын бушка әрәм итмичә, интернет аша гына төрле хезмәтләрдән файдалана ала, түрәләребез исә халык ярдәме белән төрле проблемаларны хәл итә.
“Балалар бакчалары төзелеше” максатчан программасы балалар бакчаларындагы чиратны Актаныш районында да киметте. Быел июль азагында Актанышта 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Соңгы биш елда авылларда да шушы юнәлештә нәтиҗәле эш барды.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Атнаның беренче көнен урманда,дару үләннәре һәм кышлыкка себерке җыеп, күңелле бәйрәм белән башлаган Уразай балалары14 июль көнне спорт бәйрәме уздырырга булдылар.Алар  велосепидларда узыштылар ,клуб мөдире Римма апалары әзерләгән юл йөрү кагыйдәләре векторина  сорауларына җаваплар эзләделәр.Җиңүче балаларга призлар да эләкте.
Россия Мәгариф һәм фән минитсрлыгы 2015 елда югары һәм урта  һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе буенча ике "кайнар линия" эшләтеп җибәрде

Төп бәйрәм чарасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уздырыла



14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 14 июль көнне, “Яшьлек” мили мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2015 елның беренче яртыеллыкйомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Хезмәттәшләребезгә ярдәм йөзеннән  ,13 нче июльдә   Киров мәдәният йортыннан 3 кеше,   Әтәс авылында куллануга тапшырылачак җәмәгать үзәгендә туфрак таратуда катнашты.     
Изге Рамазан аеның төгәлләнүенә санаулы көннәр генә калып бара. Рамазан аеның соңгы ун көннәре аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International