Рамазанда изгелекләр кылыйк!

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Изге Рамазан аеның төгәлләнүенә санаулы көннәр генә калып бара. Рамазан аеның соңгы ун көннәре аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар.


Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Расүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганнарның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңүе көне булып тора.

- Рамазан ае - Аллаһының бәндәләр өчен дип бирелгән ае, Раббыбыз Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) аркылы: Рәҗәп ае - Минем ай, шәгъбан ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саләлләһу галәйһи вә сәлләмнең ае, ә рамазан ае ул – бәндәләр өчен бүләк итеп бирелгән ай”, - ди. Безгә гөнаһларыбызны ярлыкау, ут газабыннан котылу, җәннәтле булуыбыз өчен  бирелгән ай. Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Раббыбыз бәндәләрдән: “Йә бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сөальләрең бар?” – дип сорар, Аллаһы Тәгалә безнең ялваруларыбызны ишетүче һәм сорауларыбызга җавап та бирүче, - ди Татарстаннның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

2015 елгы ураза җәйге вакытка туры килде: 17 июньнән 17 июльгәчә. Рузә вакытында ниндидер бер галәм энергетикасына тоташасың сыман. Бигрәк тә икенче ункөнлектә, гөнаһлар кичерелү көннәредә. Бу - Аллаһның рәхмәте, әлбәттә. Күрсәнә, көннәр буе да ризыксыз тора алабыз икән лә. Капкорсаклыкка  каршы көрәш чарасы да икән ич бу. Аз ризыктан да күп бәрәкәт таба алу чоры. Иң мөһиме, ул хәләл булсын, үзең тапкан ризык булсын һәм Ходайга рәхмәтле хәлдә туклан, тәгам җый. Күңелгә шундый уйлар килә”, - дигән фикерләрне ураза тотучылардан еш ишетергә туры килә.

Рамазан аеның беренче ун көнлеге – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көнлеге - җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Остазларыбыз шулай аңлата. Җыеп әйткәндә, уразаның һәр көнендә бәрәкәт, нигъмәт бар. Бу айны мөмкин кадәр гыйбадәт белән, буш вакытта Коръән сүрәләре укып, дога һәм теләкләрдә уздыру күркәм санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International