Быел рамазан ае тәмамлану – Ураза гаете 17 июльгә туры килә. Бу көнне мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.
17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уздырыла. Чараны “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан туры эфирда трансляцияләү күздә тотыла.
Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик: ТР Президенты Указы нигезендә Ураза гаетенең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көн. Бәйрәм җомга көненә туры килгәнгә, 5 көнлек режимда эшләүчеләр 3 көн рәттән – 17, 18 һәм 19 июль көннәрендә, ягъни гаетнең 3 көнендә дә ял итәчәк.