Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында кабул итү кампаниясе буенча "кайнар линия" эшли башлады

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Агымдагы елда югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала  бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә урыннар каралган. Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан Россия Мәгариф һәм фән минитсрлыгы 2015 елда югары һәм урта  һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе буенча ике "кайнар линия" эшләтеп җибәрде.
Кайсы регионда яшәүгә карамастан кызыксындырган сорауларны бердәм телефон номерына шалтыратып бирергә мөмкин: 8 (495) 539-55-20.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен аерым линия  булдырылган. Шалтыратулар Россия территориясе буенча бушлай булган  телефон номеры аша кабул ителә: 8 - 800- 1000-527. Ике "кайнар линия" дә 2015 елның 1 октябренә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International