ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе
21 нче июль конне Иске Байсар авыл китапханэсендэ ялга кайткан балалар белэн,балалар очен чыгарылган китапларга хэм журналларга кузэту уткэрелде.
20 июль конне Иске Байсар мэдэният йорты хезмэткэрлэре юл чите чабуда катнаштылар.

Бүген, 21 июльдә Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының яңа составта беренче утырышы үтте. Утырышта Такталачык, Богады, Кәзкәй, Чуракай һәм Әтәс авыл җирлекләренә караган авылларда яшәгән тыл ветераннарының яшәү шартлары, социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең торышы каралып узды. 


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына бүген, 20 июльдә 90 яшь тулды

20 июль – Халыкара шахмат көне.

16 июль  көнне инвалидларны социаль яклау фондының 4 нче утырышы  булып узды
Бер буаз тана сатып алу чыгымнарын каплауга субсидия бер башка 15000 сум исәбеннән исәпләнә һәм бер хуҗалыкка 5 танага кадәр бирелә. Субсидия күләме сатып алынган терлекнең ярты суммасыннан артмаска тиеш. 2016 елдан мондый ярдәм системалы рәвештә күрсәтеләчәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупция фактлары белән очрашкан республика гражданнары өчен ышаныч телефоннары эшли
Әле күптән генә алар мәктәп укучылары иде, бүген инде – абитуриентлар. Хәзерге вакытта бу егет-кызлар, чын мәгънәсендә, үз киләчәген хәл итү белән мәшгуль. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, нәтиҗәләре дә инде күптән билгеле. Әмма хәзер тормышларында иң җаваплы карарларның берсен кабул итү чоры җитте. Уку йортын, күңелеңә хуш килгән белгечлекне сайлау – җиңел түгел.
Актанышта кече һәм урта бизнесны үстерү буенча шактый эшләр башкарыла. Сәүдә-сәнәгать мәйданчыклары булдыру юнәлешендә дә эшмәкәрләрне җәлеп итәрлек кызыклы тәкъдимнәр бар. Моңа район җитәкчелеге уңай карый. Район башкарма комитеты чакыруы буенча республикадан белгечләр килеп, Актаныштагы җирләрнең агросәнәгать мәйданчыгы төзергә уңайлы урыннарын карап чыктылар. Сөйләшүләрнең бер өлеше эшмәкәрләр катнашында район Советының утырышлар залында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International