Абитуриентлар һөнәр генә түгел, киләчәген сайлый

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Әле күптән генә алар мәктәп укучылары иде, бүген инде – абитуриентлар. Хәзерге вакытта бу егет-кызлар, чын мәгънәсендә, үз киләчәген хәл итү белән мәшгуль. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, нәтиҗәләре дә инде күптән билгеле. Әмма хәзер тормышларында иң җаваплы карарларның берсен кабул итү чоры җитте. Уку йортын, күңелеңә хуш килгән белгечлекне сайлау – җиңел түгел.


Дөрес, унберне тәмамлаучыларның күбесе алга таба үзләренең нинди юнәлештә белем алачагын инде күптән тәгаенләп куйган. Башта мәктәптә билгеләнгән имтиханнарны тапшырып, аннары югары уку йорты сынауларын бирү чоры үткәндә калды. Хәзер йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре вузга керү “ачкычы” да булып тора. Шуңа күрә укучылар БДИ тапшырасы фәннәрне алдан уйлап, үз көчләрен чамалап сайлый.

2015 елгы кабул итү кампаниясе, бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкыны тәмамланып та өлгермәстән, 20 июньдә үк башланып китте. Шул көннән башлап, абитуриентлар уку йортларының ишекләрен таптарга кереште. Теге яки бу белгечлекне үзләштерү мөмкинлеген чамалап, алар берничә вузга, берничә белгечлеккә документлар тапшыра.

Хәер, быел егет-кызлар уку йортын, юнәлешне сайлауга тагын да җитдирәк карарга тиеш. Агымдагы елда гамәлдә кергән яңалыкларның берсе – вузларга кабул итүнең тизләтелгән тәртибе. Инде беренче агымда абитуриентларның 80 проценты студентларга әвереләчәк. Яңа кагыйдәләр нигезендә, беренче дулкында ук документларының төп нөсхәсен алып килүчеләргә өстенлек бирелә. Ягъни БДИ баллары әзрәк булган, әмма аттестатының төп нөсхәсен тапшырган абитуриент, баллары күбрәк, әмма аттестатның күчермәсен генә тапшырган укучы урынына кабул ителә.

Шул ук вакытта югары уку йортына керү елдан-ел җиңеләя. Унберне тәмамлаучылар саны кими, вузларга бүлеп бирелгән бюджет урыннары арта. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы уку елында мәктәпне 18 701 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. Шуларның 93,8 проценты студент булыр дип көтелә.

Шулай да, абитуриентларның һәркайсы барыбер дулкынлана, билгеле. Егет-кызлар вузны да, белгечлекне дә җиде кат уйлап, якыннары белән киңәшләшеп сайларга тырыша. Һәркайсының хыялланган һөнәрен үзләштерәсе, укуын тәмамлагач та ихтыяҗ булган, тиешле хезмәт хакы түләнгән белгечлек аласы килә бит.

Динара Нуруллина быел Буа шәһәренең 5нче мәктәбен тәмамлаган.

- Минем бик тә укытучы буласым килә. Шуңа да һич икеләнмичә документларымны Казан федераль университетына һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтына тапшырдым. Бу белгечлеккә хәзер игьтибар елдан-ел арта, конкурс та шактый зур, әлбәттә. Шулай да теләгем тормышка ашар, имтиханнарда жыйган балларым житәрлек булыр дип ышанам, - дигән теләк-омтылышлары белән уртаклашты Динара Нуруллина.

Казанның Вахитов районындагы 27нче татар гимназиясен тәмамлаган Лилия Туктарова да үзе теләгән уку йортына керермен дип өметләнә. БДИны 5 фән буенча яхшы гына тапшырган. Рус теленнән 64 балл җыйган, математиканың исә, гуманитар юнәлеш буенча китәргә теләгәнлектән, база дәрәҗәдәгесен генә сайлаган һәм “4”ле алган. Сайлау буенча татар телен, рус әдәбиятын һәм жәмгыять белемен биргән.

- Документларымны Казан дәүләт федераль университетына тапшырдым. Филология (ИФМК) яки журналистика (ИСФНМК) факультетларына керергә иде исәбем. Ике белгечлеккә дә конкурс бик зур. Зур түземсезлек белән кабул итү кампаниясенең беренче дулкыны нәтиҗәләрен көтәм, - ди Лилия.

Чыннан да, бюджет урыннары чагыштырмача күп булса да, вузларга конкурслар бик зур. КФУга, әйтик, ай башында ук 20 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бу бер бюджет урынына 6 кеше дәгъва итә дигән сүз. Ай ахырына конкурс тагын да зуррак булачак. Яшьләр күбрәк икътисад, финанс, геология, нефть эшкәртү, мәгълүмати технологияләр белән бәйле белгечлекләргә өстенлек бирә икән. Егет-кызларның нәкъ шул юнәлешләрне сайлавы, бу һөнәр ияләренең югары хезмәт хакы алып эшләве белән бәйле, әлбәттә.

Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ), Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт медицина университетына да документларын тапшыручылар шактый. Бу вузларда хәтта түләүле урыннарга да конкурс бар. Беренче дулкында кабул ителү турында боерык 4 августта чыгачак.

Абитуриентлар теге яки бу уку йортына керү мөмкинлеген узган елдагы күрсәткечләргә карап чамалый ала:

КФУ. Конкурс бер урынга 12 кеше булган. Бер фән буенча уртача кабул ителү баллы — 76
КНИТУ-КХТИ. Бер урынга - 5,5 кеше. Кабул ителү баллы- 62
КНИТУ-КАИ. Бер урынга - 4 кеше. Кабул ителү баллы — 63,6
КДЭУ. Бер урынга - 4,4 кеше. Кабул ителү баллы— 63,8
КДАТУ. Бер урынга – 10 кеше. Кабул ителү баллы — 69,6

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International