Бердәм сайлау көненә тагын бер атна чамасы вакыт калды. Житди сәбәпләр аркасында, 13 сентябрь көнне тавыш бирергә килә алмаучыларны сайлау участокларында бүген үк көтәләр. Республика күләмендә алдан тавыш бирү эше башланды. Бу көннәрдә сайлаучылар исемлеген дә барлап чыгарга җыеналар. Татарстанда 2 миллион 933 меңнән артык сайлаучы исәпләнә.
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл Күптән түгел ачылган яңа спорт мәйданчыгы укучыларыбызның яраткан урынына әверелде . Дөресләр бетеп, өйгә бирелгән эшләрне караштыруга, малайлар стадионга йөгерә. Туп артыннан чаба- чаба, кич җиткәнне сизми дә кала алар. Никадәр шатлык, никадәр күңелле тәэсирләр!
Белгәнебезчә, узган уку елында Республика мәгариф министрлыгы тарафыннан укучыларыбызга дару үләннәре җыеп тапшыру эше тәкъдим ителгән иде. Тиздән дару үләннәре җыюның быелгы сезоны тәмамланачак. Бу көннәрдә укучыларыбыз кара миләш җыю белән шөгыльләнә.
Буген 3 сентябрь көнне ООО «Нур» хуҗалыгының Уразай амбарында районыбыз агрономнары катнашында семинар-киңәшмә утте. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзагитов алып барды.
30 нчы август- Республика көнендә Такталачык авыл җирлегендә тантаналы төстә яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы, администрация башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы , авыл халкы, укучылар , СМИ вәкилләре, "Молодая гвардия" яшьләре , Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары катнашты.
Беренче сентябрь иртәсендә кыңгырауның көмеш чыңы балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Шул уңайдан мәктәптә Белем бәйрәме уздырылды. Быел 8 бала беренче класска укырга керде. Гомуми укучылар саны- 75 . Тантанада мәктәп коллективы, ата- аналар, мәгариф ветераннары, җирле үзидарә башлыгы Шайхразыев К.М., коррекцион мәктәп директоры Хаҗиев А. С.,район "Теплосервис" оешмасы җитәкчесе Нәгыймов Д.М. катнашты