Быел республикада яшәүчеләр Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлаячак. Мәгълүм булганча, соңгы тапкыр республика башлыгына турыдан-туры тавыш бирү моннан 14 ел элек оештырылган иде. Ә берләштерелгән сайлаулар 1999 елдан бирле үткәрелмәгән. Кандидатлар да билгеле. Хәзер агитация чоры бара. Татарстан белән идарә итү дилбегәсе кем кулына күчәр, дигән сорау белән баш ватучылар юк. Республика башлыгы вазыйфасына кандидатлар турында сөйләгәндә, әллә шаяртып, әллә чынлап – генерал булырга хыялланмаган солдат буламы соң, дигән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Хәер, солдатлар да кирәк.
Депутат кәнәфие өчен 9 меңнән артык кандидат көч сынашачак. Аларның 18 процент чамасы – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Тавыш бирүчеләр 7 мең 716 депутатны сайларга тиеш. “Республикада көндәшлек мәдәнияте барлыкка килде”, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлау алды көрәше турында сөйләгәндә. Тавышланмыйча гына ярышырга өйрәндек, ягъни мәсәлән. Бүген Президент сайлавына бәйле бер генә шикаять тә теркәлмәгән икән.
Алдан тавыш бирү чарасы быел республикада икенче тапкыр үткәрелә инде. Алдан тавыш бирергә теләүчеләрне җирле сайлау комиссияләрендә инде ике көн элек үк кабул итә башладылар. Алар 8 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә кичке сәгать дүрттән сигезгә кадәр, ә ялларда иртәнге сәгать сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. Комиссия вәкилләренә ни өчен алдан килүеңне аңлатып бирергә дә туры киләчәк. “Тавыш бирүчеләр махсус гариза тутырачак, – дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова. – Анда бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмауның сәбәбен күрсәтергә кирәк. Бу – ял вакыты туры килгән, эш яки укуга, иҗтимагый һәм дәүләт эшләренә бәйле рәвештә башка җиргә китәргә мәҗбүр булучыларга кагыла. Калган очракларны комиссия вәкилләре аерым тикшерәчәк. Закон нигезендә, гаризага бәйле карар бер тәүлек эчендә кабул ителергә тиеш. Тавыш бирергә теләүчегә йә ризалык бирәләр, йә юк”. 9-12 сентябрь көннәрендә алдан тавыш бирү эше участок сайлау комиссияләрендә дәвам итәчәк. Эш вакыты шул ук.
Атна уртасында участок сайлау комиссияләре дә эшкә тотынды инде. Республика күләмендә аларның гомуми саны 2 мең 802не тәшкил итә. Бердәм тавыш бирү көненә кадәр биредә сайлаучылар исемлекләрен дә яңадан тикшереп чыгачаклар. “Һәр сайлаучыга алдан участокка килеп исемлектәге мәгълүматны тәгаенләү һәм сайлауга килү өчен чакыру таратачаклар”, – диде Әгъзам Гобәйдуллин. Почта тартмаларында бүген үк сайлау көненең әһәмияте һәм әлеге чарада катнашырга чакыру турындагы мәгълүмат урын алган кәгазьләр табарга мөмкин инде. Газета укучыларыбыз арасында бу уңайдан борчылу белдерүчеләр дә бар. “Рус телендә язылган кәгазьләр генә өләшәләр. Татарстанда ике дәүләт теле бит”, – ди алар. Форсаттан файдаланып, әлеге сорауны Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренә дә җиткердек. “Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аша нәшер ителгән барлык мәгълүмат кәгазьләре, белешмәләр ике телдә чыга. Чакыруның да бер ягына – русча, икенчесенә татарча язылган”, – дип аңлатты “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә Надежда Борисова.
Бүген депутат вазыйфасына кандидатлар арасында көндәшлек зур икән. Мәсәлән, Казанда бер урынга – 6, ә Чаллыда бер урынга 4 кеше дәгъва кыла. Сайлауга кадәр депутат вазыйфасына кандидатлар саны кимергә дә мөмкин әле. “Мәсәлән, теге яки бу кандидатның моңарчы хөкемгә тартылуы турында мәгълүмат җиткерүчеләр бар, – диде Надежда Борисова. – Тикшерәбез. Әлеге хәл расланса, кандидатны суд аша исемлектән алдырабыз. Андый өч-дүрт очрак булды инде. Теркәлгән вакытта таләпләрне тиешенчә үтәмәүчеләр турында да мәгълүмат бар”.
Ә хәзер иң кызыгы. Татарстан Президентын сайлауны үткәрү өчен республика бюджетыннан 226 миллион сумга якын акча бүлеп биргәннәр. Депутатлар сайлауны исә муниципаль берәмлекләр оештыра. 13 сентябрьгә әзерлек эше беткән дә диярлек. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Сораштыру
Сайлаудан ни өмет итәсез?
13 сентябрь көнне үз Президентыбызны сайлаячакбыз. Турыдан-туры сайлау соңгы тапкыр 2001 елда уздырылган иде. Ә сез сайлаудан ни өмет итәсез?
Ирек ЗИННУРОВ, “Синтез” клубы вице-президенты, команданың баш тренеры:
– Әлбәттә, барачакмын сайлауга. Бердәм сайлау көне җиткәнне көтәргә дә җыенмыйм. Алдан ук тавыш биреп куярга уйлап торам. 13 сентябрьдә ярышка чыгып китүебез ихтимал. Сайлауга бармыйча калырга ярамый. Мин республиканың бүгенге үсеш юлы өчен тавыш бирергә телим. Спортчы, гомумән, Россия гражданы буларак, илнең төрле төбәкләрендә булырга туры килә. Шуңа күрә Татарстандагы үзгәрешләрне, бездәге тормышны чагыштыра алам. Бу аерым бер тармакка гына кагылмый. Республикада барлык юнәлешләр буенча да нык алга китеш сизелә. Мин, ике куллап, Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирәм. Кирәк булса, аякларымны да күтәрергә риза.
Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
– Өйдән бик чыгып йөри алмыйм. Шуңа күрә сайлау комиссиясе вәкилләре өйгә килер, шәт. Быелгы сайлауны бик өметләнеп көтәм. Татарстан Президенты вазыйфасында кем булачагын фаразлыйм инде. Республика башлыгына алга таба да уңышлар телим. Бу – бик авыр хезмәт бит. Иртә-кич өйгә кайтып кермичә эшләргә, республикада яшәүчеләр өчен тырышырга туры килә. Беләсезме, Татарстандагы үзгәрешләргә шаккатам. Казан да бик нык үсте. Элек без йөргән урамнар хәзер танырлык та түгел. Татар теленә игътибар да кимемәсен иде. Телебезне саклап һәм яклап яшик. Бүген “һәм” түгел “хам”, “шәһәр” түгел “шахар” кебек сүзләрне ишетү йөрәккә бик авыр.