Буген 3 сентябрь көнне ҖЧҖ «Нур» хуҗалыгының Уразай амбарында районыбыз агрономнары катнашында семинар-киңәшмә утте. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзагитов алып барды.
Киңәшмә ҖЧҖ “НУР” хуҗалыгының басуында дәвам итте, анда төп эшкәртү каралды, ике төрле агрегатның эшләвен тикшерделәр. Шулай ук чәчү агрегатларының эшләвенә зур игътибар бирелде.
Соңрак хуҗалык амбары эшчәнлегенә тукталдылар. Андагы тәртип, орлык салынышы, нинди культуралар салына, аларның сыйфаты һәм чәчү стандартына китерүне карадылар.
Азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзагитов сүзләре буенча, урып-җыю өчен, көзге чәчү өчен нинди коры һава шартлары, басуда йөрү мөмкинлеге бар, барысын да файдаланып калырга кирәк.
Шулай ук районыбызның җир белгечләре киләчәккә куелган максатларга да тукталдылар.