Республикада бердәм сайлау көненә башламаган 10 көн калды. 13 сентябрь көнне Татарстан халкы республика Президентын һәм мунициапаль җирлекләрдәге хакимиятне сайлаячак.
ТРда Президент сайлаулары 2001 елдан бирле уздырылмаган иде, шуңа да бу чара аеруча җаваплылык һәм әзерлек сорый. ТР Министрлар Кабинетында бүген уздырылган брифинг сайлауларга әзерлек темасына багышланган иде. Анда ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова журналистларның сорауларына җавап бирде.
ТР Президенты постына барлыгы 4 кандидат теркәлде, алар барысы да сәяси партияләр тарафыннан закон нигезендә тәкъдим телде. Болар: “Бердәм Россия”/ “Единая Россия”, “КПРФ”, “Гадел Россия”/ “Справедливая Россия” һәм “ЛДПР” партияләре кандидатлары. Аларны теркәү буенча закон бозу очраклары ачыкланмаган.
Хәзерге вакытта сайлау алды агитациясе бара. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бу өлкәдә дә закон бозу очраклары юк. “Көндәшләр арасында сайлау алды көрәше культурасы барлыкка килде. Кандидатлар бер-берсенә хөрмәт белән карый”, - диде ул.
Муниципаль сайлауларга килгәндә, алар республиканың 38 каласы һәм 871 авыл җирлегендә уздырылачак. Барлыгы 7716 депутат мандаты бар, ә сайлауларда катнашырга теркәлгән кандидатлар саны исә − 9097. ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренчә, бу сан алга таба кимер дип көтелә.
Әгъзам Гобәйдуллин муниципаль сайлауларда сәяси партияләрнең актив булуын да искәртте. Бигрәк тә “Единая Россия”, “Справедливая Россия”, “ЛДПР”, “Родина”, “Патриоты России”, “ Коммунисты России”, “Яблоко” сәяси партияләре, “Татарстан — Яңа гасыр” иҗтимагый оешмасыннан тәкъдим ителгән кандидатлар шактый булуын ассызыклады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән кандидатлар 82 процентны тәшкил итә, калганнары − үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.
“Көндәшлек, бигрәк тә калаларда көчле: бер депутатлык мандатына аларда 4-6 кандидат туры килә. Шуны әйтә алам: ТР Үзәк сайлау комиссиясе, ә бу − 65 территориаль һәм 2 802 участок сайлау комиссиясе, Татарстан Президенты сайлауларын һәм мунициапаль җирлектәге сайлауларны уздыруга тулысынча әзер”, - дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.
ТР Президенты сайлауларына якынча 220 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, мунициапаль берәмлекләрдә сайлаулар җирле бюджет хисабына уздырыла. Бу 0,5-2 млн сум чамасы булырга мөмкин һәм аның күләме сайлаучылар санына бәйле.
Искәртеп узабыз: 13 сентябрь көнне РФның тагын 21 субъектында сайлаулар уздырылачак, шул исәптән күрше Мари Эль һәм Чувашия Республикаларында да.