Аккүз мәктәбе яңалыклары

2015 елның 4 сентябре, җомга
2 нче сентябрь көнне "Всероссийский экологический субботник –«Зеленая Россия»" акциясе кысаларында мәктәп күләм линейка үткәрелде. Һәр класска план нигезендә эш бүлеп бирелде. Чара барышында класс җитәкчеләре белән берлектә 8-9 нчы класс укучылары мәктәп бакчасындагы алмагачларны агарту эшендә, башлангыч һәм 5-7 класс укучылары мәктәп ихатасын чүптән арындыруда, уңыш җыелган түтәлләрне чистартуда һәм чәчәк орлыкларын җыюда катнаштылар. Акциядә барлыгы мәктәптән 51 укучы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International