ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Яңгырлы, салкын көннәрдән соң чыккан кояш нурлары күңелгә бигрәк якын. Аеруча аяз көннәргә игенчеләр шат. Алар урып-җыйнауларны күтәренке кәеф белән дәвам иттеләр. Райондагы комбайнчылар арасында “Нур” хуҗалыгы комбайнчысы Айдар Фәсхиев алдынгы урында бара. Без аның үзен күреп сөйләшү өчен әлеге хуҗалыкка юл тоттык.
Иске Кормаш авыл китапханәсенә "Туган як" клубы членнары җыелды.
Селфи – бу сүзләрнең мәгънәсен инде яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бик яхшы белә. Соңгы вакытларда үз-үзеңне фотога төшереп социаль челтәрләргә кую шул кадәр популярлашып китте, аның белән хәтта югары даирә җитәкчеләр дә мавыга башлады.

“Бергәләп эшлик”  Экологик акция кысаларында  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч  сыйныф укучылары  тирә якны чистарттылар, югары класс укучылары райондагы, Татарстандагы экология торышы турында сөйләштеләр.

Мәктәбебездә Республика күләмендә үткәрелә торган  " Надо жить честно!" исемлеге астындагы рәсем конкурсына әзерлек бара. Мәктәп күләмендә беренчелекне алган рәсемнәр районга җибәреләчәк.  Конкурста катнашучыларга  уңышлар телибез!
Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 26 укытучы кертелгән

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесенә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән
Республикабызның үрнәк гаиләләре турында “Без бергә” дигән өр-яңа китап дөнья күрде. Аңа безнең районнан Гөлдәлифә һәм Габдулла Әхмәтгалиевләрнең исемнәре кертелгән. Бу яңалык Качкын авылында яшәүче Әхмәтгалиевләр гаиләсе өчен күңелле вакыйгаларның бер өлеше генә әле. Алар шушы көннәрдә Казан Кремленә кадерле кунак итеп чакырылдылар.
Көннәр салкын торса да, чәчәкләрнең әле  шау чәчәктә утырган мәле. Матур-матур, төрледән- төрле чәчәк үстерүчеләргә инде ияләнеп беттек. Хәзер исә арада ишек алларын, ихата тирәләрен әкият иленә әйләндерүчеләр дә артканнан-арта бара. Аскы Актанышта яшәүче Дания  Мухеева әнә шундыйлардан.
10 - 12 сентябрь аралыгында Татарстан Республикасының Актаныш районында VII яшьләр форумы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International