Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген дөрес һәм файдалы оештыруга зур игътибар бирелә. Чөнки гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартларында дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора.
Бу эшчәнлек укучының танып белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатлар тәрбияли. Спорт - сәламәтләндерү юнәлеше буенча эшчәнлек бу көннәрдә саф һавада оештырыла.