Мәгълүм булганча, бу атнаның якшәмбесендә Татарстан Президентын һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлыйбыз. Бу көнне сайлауда катнаша алмаучылар өчен алдан тавыш бирү 2 сентябрьдә башланды. 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясе бинасында тавыш бирергә мөмкин иде. Ә 9 нан 12 сентябрьгәчә алдан тавыш бирү яшәү урынындагы участок сайлау комиссиясендә үткәрелә. 9-11 сентябрьдә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге тудырылса, 12 сентябрьдә ул 8 дән 16 сәгатькәчә дәвам итә. Вакытыннан алда тавыш бирү өчен игътибарга алырлык сәбәп (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, сәламәтлек торышы һ.б) һәм моны раслаучы документ булу зарур.
Районда 46 сайлау участогы эшли. Алар барысы да тавыш бирүне үткәрүгә әзер. Сайлау комиссияләре әгъзалары көн саен 8 дән 17 сәгатькә кадәр сайлау участокларында кизү торалар. Теләгән һәр сайлаучы анда килеп үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала, депутатлыкка кандидатлар хакында белешә ала.