Селфи – бу сүзләрнең мәгънәсен инде яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бик яхшы белә. Соңгы вакытларда үз-үзеңне фотога төшереп социаль челтәрләргә кую шул кадәр популярлашып китте, аның белән хәтта югары даирә җитәкчеләр дә мавыга башлады.
Тарихка күз салсак, беренче селфи 1900 елда Кодак маркалы фотокамералар барлыкка килгәч төшерелә башлый. Кешеләр көзгедә чагылган үз фотосурәтләреннән автопортретлар ясарга омтылалар. Ул вакытларда әле селфи сүзе кулланышка кермәгән була. Аны 2002 елда сөйләм телендә файдалана башлыйлар. Шул елның 13 сентябрендә Австралиядә интернет форумда селфи дип сөйләүне бик тиз блогерлар отып ала һәм шуннан бирле ул җир шары буйлап яшен тизлегендә тарала. Камералы кәрәзле телефоннар, смартфоннар, планшетлар барлыкка килү белән селфиның дәрәҗәсе тагы да арта. Инглизчәдән татарчага тәрҗемә иткәндә “Self” сүзе үзең дигәнне аңлата. Ягъни үз-үзеңне фотога төшерү була инде.
Әйе, селфи белән мавыгучылар кайда барсалар да тизрәк үзләренең сүрәтләрен төшереп калырга ашыгалар. Селфи ул бер чир кебек, кеше фотокамера колына әйләнә: аның башында һәрвакыт тизрәк селфига төшү уе гына йөри. Безнең психология шундый, берәү мактана икән икенче кеше аннан да уздырып шапырынасы килә, селфи да шундый: кемнең фотосы шәбрәк җирдә, шаккаттырырлык урында төшерелгән, аныкы тагы да текәрәк булырга тиеш.
Инде җәмәгатьчелек, психологлар, укытучылар илдә чаң кага башладылар. Селфи белән мавыгу балалар, яшүсмерләр гомере өчен куркыныч тудыра! Бу “яман” чир белән мавыгып үсмерләр кайларга гына менеп сүрәткә төшмиләр. Инде селфи корбаннары да бар, Мәскәүдә бер малай югары көчәнешле электр баганасына менеп селфи төшкәндә токка сугылып үлә. Калининград өлкәсендә күпер читенә басып фотога үз-үзен төшергәндә яшьләр биектән егылып һәлак булалар. Мәскәү янында узып барган электропоездның өстенә сикереп менгән үсмерне электр дугасы суга. Россиядә селфины биек йортлар түбәләрендә, текә ярлы урыннарда, хәтта кыялар башында төшәргә менгән җирдә егылып үлүчеләр йөздән артып китә икән. Шуңа күрә селфи – куркыныч шөгыль дип кисәтә белгечләр. Алар Дәүләт Думасы депутатларына бу өлкәдә чикләүләр турында законнар кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар.
Хәзерге яшьләр арасындагы селфи кем-кемне уздыра принцыбына корылган. Бала кеше үзенең гомеренә куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген уйлап тормый. Әле шушы юлларны язганда тимер юлда товар составы астында селфи төшеп ятканда поездның кузгалып китүе аркасында кыз баланың вафат булуын хәбәр иттеләр.
Әти-әниләргә, укытучыларга селфи турында балаларга ныклап аңлатырга вакыт җиткәндер.
Дөнья буйлап селфи дигән “йогышлы чир” таралды. Без өлкәннәр балаларыбыз үз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез. Селфига төшү кайгы китермәсен.
.jpg)
.jpg)