Актаныш районында VII Яшьләр форумы узачак

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

10-12 сентябрьдә Актаныш муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырачак. Форумда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре катнашачак. Алар "Иман"  спорт сараенда яшәячәкләр. Моннан тыш, кичләрен “Төнге дозор”, "Татарпати" һәм башка күптөрле кызыклы чаралар үткәрергә планлаштырабыз, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.    

Форумда катнашу өчен гаризалар «Яшьлек» милли мәдәният узәгендә кабул ителә,  тел.  3-09-26 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International