Укытучылар көне уңаеннан, Татарстан педагогларына да 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Дмитрий Ливанов имзасы белән “Российская газета”да дөнья күргән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында язылган.

“Әлеге премия илнең иң перспективалы мең педагогына тапшырыла. Шул ук вакытта дәресләр алып бармый торган директорлар да, завучлар да аңа дәгъва кыла алмады”, – диелә газета материалларында.

Рәсми таләп бер генә – укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм төп хезмәткәр булырга тиеш. Премиягә дәгъва кылучыларга башка таләпләр: фән буенча шәхси методик кулланмалар, соңгы 3 елда укучыларның югары күрсәткечләре, дәрестән тыш эшчәнлектәге уңышлары, шулай ук автив гражданлык позициясе һ.б. Педагогның балаларның төрле төркемнәре, әйтик, сәләтле, физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү сәләте дә исәпкә алынган. Конкурста катнашучы таләп-шартларның һәркайсы буенча 10 баллга кадәр алырга мөмкин булган. Гомуми баллар саны буенча педагогларның рейтингы төзелгән.

Һәр төбәктә күләмле премиянең ничә кешегә тапшырылачагы укучыларның санына, социаль факторларга бәйле булган. Нәтиҗәдә, Мәскәүдә акчалата бүләк 47 укытучыга тапшырылачак, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краенда – 43әр, Башкортстанда – 35,  Татарстанда - 26, Алтай краенда – 20, Иркутск өлкәсендә – 19 һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International