ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 сентябрьдә Актаныш  Бөтендөнья автомобильсез көне халыкара акциясенә кушыла
Салым инспекцияләре 18 һәм 19 сентябрьдә Ачык ишекләр көннәре үткәрә
Сез үзегез яраткан газета-журналларыгызга өегездән чыкмыйча, интернеттагы дәүләт хезмәте порталы аша да языла аласыз
2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 27 июльдә чыккан боерыгы нигезендә һәр районда мәктәпләрнең рейтингы төзелгән. Аның максаты булып, райондагы мәктәпләрдәге белем сыйфатына комплекслы билге кую тора
Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана – инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак.
Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кукмара һәм Актаныш районнары тулаем сөт күләме буенча лидерлык итә
Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакциналар кайтарыла башлаган. Әлегә сүз балалар иммунизациясе препаратлары турында гына бара. Әмма якындагы вакытта өлкәннәр өчен дә вакциналар китертеләчәк.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 Актаныш районы сәнгать мәктәбенең рәсем  укытучысы Айрат Изил улы Сәрвәров һәм аның кечкенә дуслары буген “Әбиләр чуагы “- дип исемләнгән бик матур көзге кургәзмә ачып җибәрделәр. 
16 сентябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында районыбызның олпат язучысы Әмирҗан Моталлаповның "Без дә малайлар идек..." дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International