ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды
Бүген, 18 сентябрь көнне Актанышта районкүләм өмә булып узды
Бүген, ягъни 18 нче сентябрь көнне мәктәп күләмендә "Время доверять" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында барлык классларда да сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Һәр класста әлеге таматика буенча видеодәресләр, презентацияләр күрсәтелде. Укучылардан анкеталар алынды. 
16 нчы сентябрь көнне башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре белән бергә, ямьле Сөн елгасы буена урнашкан урманга экскурсиягә бардылар. Укучылар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр, гербарий ясар өчен матур яфраклар җыйдылар.
Бүген, 18 сентябрь көнне, мәктәбебездә  "Экстремизмга - ЮК!" темасы астында бердәм класс сәгатьләре булып узды. Аларның максаты: укучыларда милләтара конфессияара толерантлык хисләре тәрбияләү. 
Мәктәбебез укучылары 15-16 сентябрь көннәрендә кара миләш җыюда зур булышлык күрсәтттеләр. 53 укучы тарафыннан ике тоннага якын миләш җыеп тапшырылды. Аларга әлеге эштә зур активлык күрсәткәннәре зур рәхмәт белдерәсе килә.
Сайлауда җиңеп чыккан Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы рәсми рәвештә 18 сентябрьгә билгеләнде. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана – инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында көндезге 12дә башланачак.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Моның өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлү узарга кирәк булачак
Бүген тыл ветераны Хафизова Мәрхәмә Фәрдеттин кызына 90 яшь тулды
1б сыйныфы укучылары сыйныф  җитәкчесе Айсылу Заниловна һәм озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Регина Рафисовна җитәкчелегендә “Бүләк” урманына экскурсиягә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International