Бу хактагы карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында расланды.
Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды.
Фотосурәт ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.