Актаныш 1 нче санлы мәктәбе 1б сыйныф укучылары экскурсиядә

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
1б сыйныфы укучылары сыйныф  җитәкчесе Айсылу Заниловна һәм озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Регина Рафисовна җитәкчелегендә “Бүләк” урманына экскурсиягә барды. Урманда шундый рәхәт, тынлык... Укытучы апалар балаларга урманда үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләделәр. Укучылар анда төрле –төрле төскә кергән яфраклар, үләннәр җыйды. Табигать һәм хайваннар турында сөйләште. Урман аланчыгында кызыклы  уеннар уйнап, ял итеп кайттылар. Дәресләр беткәч, урманнан алып кайткан “байлыклар”дан берсеннән – берсе матур картина, открытка, букетлар ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International