1 октябрьдән дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре www.gosuslugi.ru РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелә башлый. Моның өчен кулланучыларга идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлү узарга кирәк булачак.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, быел 8 айда Татарстан Республикасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукына квалификация имтиханнарын кабул итү һәм йөртүче хокукын алыштыру буенча 94 меңнән артык, транспорт чараларын теркәү буенча 230 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.
Полиция полковнигы искәртеп узганча, хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан, 2010 елдан башлап, республиканың ЮХИДИ идарәсенең барлык зур бүлекчәләрендә “электрон чират” системасы уңышлы эшләп килә. Алдан чиратка язылуны күз уңында тоткан бу системадан авто- яки мототранспорт чараларын теркәгәндә, дәүләт техник каравын үткәндә, йөртүче таныклыгын алыштырганда, йөртү хокукы алуга имтиханнар тапшырганда, файдаланырга була. Алдан язылу мөмкинлеге, аерым алганда, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “ЮХИДИ һәм автохезмәтләр” (uslugi.tatarstan.ru/gibdd) һәм РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталының “РФ Эчке эшләр министрлыгы” бүлекләрендә гамәлгә ашырыла. Бу сервисларга мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат алу, үзе мөрәҗәгать итәргә планлаштырган ЮХИДИ бүлекчәсен һәм уңайлы вакыт сайлау мөмкинлеге булдырыла.
Радик Рамазанов билгеләп узганча, быел 8 айда Татарстанда дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша нибары 157 хезмәт күрсәтелгән. Аның каравы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 23 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу – барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең 7 проценты.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары 1 октябрьдән дәүләт хезмәтләренең федераль портал аша күрсәтеләчәгенә аерым игътибар юнәлтеп: “Дәүләт хезмәтләреннән файдаланучы идентификацияләнергә тиеш. Ул очракта икенче берәү аның өчен теге яки бу гамәлләрне башкара алмаячак”, – дип аңлатты.
Радик Рамазанов әйтүенчә, административ штрафларны электрон рәвештә түләү сервисы шактый киң файдаланыла. Быел 8 айда ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләнмәгән штрафлар буенча җәмгысе 8 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән, 760 мең түләү башкарылган.