Актанышта “Әбиләр чуагы “ кургәзмәсе

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бөтен җанын районыбыз киләчәгенә , балаларның рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләтләрен  үстерүгә багышлаган Актаныш районы сәнгать мәктәбенең рәсем  укытучысы Айрат Изил улы Сәрвәров һәм аның кечкенә дуслары буген “Әбиләр чуагы “ дип исемләнгән бик матур көзге кургәзмә ачып җибәрделәр. Торле яшь категорияләрендә булган балаларнын 47 эше кургәзмәдә тупланган. Картиналар торле жанрда- акварель, гуашь, масленная краска белән натюрморт , пейзаж, портрет ясалган. Кул эшләре дә куелган: тактада, пыяла астында, пластинкада һәм башка материалларда эшләнгән.

 Музей  залларына  эленгән  рәсемнәр табигатьнең төрле төсләренә манып иҗат ителгән булса, икенчедән рәсем сәнгатенә гашыйк остаз узенең хезмәт җимешләрен барлый. Укучылар куз явын алырлык итеп иҗат итәләр, даими конкурсларда , выставкаларда катнашып зур  унышларга лаек булалар.

Айрат Сәрвәров киләчәктәдә узенен шәкертләренә зур иҗади уңышлар теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International