Үткән тәүлектә Татарстанда 3,1 мең тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда 3170,4 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 121,6 тоннага күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдерә.
Ай башына караганда, сөт күләме 121,9 тоннага кимегән. Узган тәүлек белән чагышытрганда, 8,1 тоннага кимрәк сөт савылган. Бер тәүлектә һәр сыердан уртача 13,6 кг сөт савып алына.
Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кукмара һәм Актаныш районнары тулаем сөт күләме буенча лидерлык итә, алар 104,5-161 тонна сөт савып алган.
Шул ук вакытта ТР ның 17 районында сөт күләме көннән-көн кими. Алар - Чирмешән, Минзәлә, Менделеевск, Әлмәт, Спас, Мөслим, Аксубай һ.б. районнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International