Әмирҗан Моталлаповның "Без дә малайлар идек..." дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
16 сентябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында районыбызның олпат язучысы Әмирҗан Моталлаповның "Без дә малайлар идек..." дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. 
 Үзәк китапханә хезмәткәрләре шушы китапка кергән 4 повестьнең эчтәлеге белән таныштырдылар.
Актаныш технологик техникум укучылары әсәргә кергән "Икмәк", "Сандугач рәхмәте" дигән хикәяләрен укыдылар.
 1-санлы мәктәпнең 2-класс укучылары язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. "Һәркемнең үз каләме" дигән китап күргәзмәсендә Әмирҗан Моталлаповның китапларына китап күзәтү ясалды.Соңыннан язучыга сүз бирелде. Әмирҗан Моталлапов китап язылу тарихын сөйләде. Укучылар язучыга-Китап ничек языла?-дип сорау бирделәр һәм биргән җаваплардан канәгать калдылар. Очрашуга Әмирҗан Моталлаповның тормыш иптәше, кызы һәм оныгы да килгән иде. Очрашу һәркем күңелендә җылы тәэсир калдырды.















ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International