ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Сез үзегез яраткан газета-журналларыгызга өегездән чыкмыйча, интернеттагы дәүләт хезмәте порталы аша да языла аласыз
“Милләтләр кросс”ына кушыл! 27 сентябрьдә “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне узачак. 
Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. Шул уңайдан, районыбызда үткәреләчәк чаралар тәртибе белән район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин таныштырды.
Мәктәпләрдә укулар башлану белән мәгариф учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясату буенча эш алып барыла башлады. Балигъ булмаган балаларга әлеге прививка бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә эшләнә. Шунлыктан балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән балага гриппка каршы прививка ясатырга риза яки каршы дигән гариза бланклары биреп җибәрә башладылар.
Сентябрьнең беренче көненнән үк сәнгать мәктәбе сәләтләрен үстерергә теләүче балалар, аларның ата-аналары белән күңелле мәшәкатьләр ыгы-зыгысында иде. Сәнгать мәктәбе директоры Ләйсән Шаяздановадан быелгы уку елындагы яңалык-үзгәрешләр белән кызыксындык.
22 сентябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга карата Актаныш технологик техникум укучылары белән язучының "Чикләвек төше" повесте буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.
Сентябрь ае башыннан мәктәп укучылары бердәм рәвештә иртәнге гимнастика ясый башладылар. Бу эштә бигрәк тә һәр классның спорт секторлары актив эш алып баралар.
Сентябрьдәге җылы, кояшлы көннәр, узган елдан соңрак булса да, урып-җыю эшләрен шактый уңышлы төгәлләргә ирек бирде. Быел Татарстан кырларыннан 3,4 миллион тонна бөртекле ашлык җыеп алынды, уңдырышлылык – гектарына 21,7 центнер тәшкил итте.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
22 сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе 1 сыйныф укучыларын каршы алды
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International