Гариф Ахуновның "Чикләвек төше" повесте буенча китап укучылар конференциясе.

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
22 сентябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга карата Актаныш технологик техникум укучылары белән язучының "Чикләвек төше" повесте буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.
 Язучының иҗаты һәм биографиясе белән таныштырылды. Әсәрдәге Рокыя, Гапсамат, Халикь образларына характеристика бирелде. Ни өчен әсәр "Чикләвек төше" дип атала?-шул сорауга җавап табылды.
 Гариф Ахуновның "Якты затның олы иҗаты" дигән китап күргәзмәсенә китап күзәтү ясалды.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International