Кызыклы китаплар иленә – китапханәгә рәхим ит.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген,  22 сентябрь көнне, беренче санлы Актаныш мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары

(сыныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) беренче тапкыр китапханә ишекләрен ачып керделәр. Китапханәгә килгән укучыларны  китап һәм китапханә белән якыннан таныштыруны,  “Мин кулыма китап алам” исемле слайд презентация ярдәмендә башлап җибәрдек. Презентация барышында укучыларга китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатылды. Китап турында кызыклы һәм эчтәлекле шигырьләр укылды. Әйдәп баручы китапханәче Лилия Хәмидуллина укучыларны балалар китапханәсендә сакланган иң зур һәм иң кечкенә китап белән, китапханәгә кайткан балалар журналлары һәм газеталары белән таныштырды. Ә китапханәче Фәндия Гайнанова балаларны китаплар тезелгән киштәләр белән таныштырды, үз яшьләренә туры килгән китапларны кайсы киштәдән сайлап алырга кирәкле турында аңлатты. Һәр укучыга формуляр ачылуы турында әйтеп үтте һәм аны тутыру тәртибе белән таныштырды.  Әңгәмәбез азагында сыйныф җитәкчесенә дәрестә куллану өчен күрсәтмә ярдәмлекләр һәм китапханәбез турында төзелгән буклет тапшырдык.

 












ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International