ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
На официальном сайте Министерства юстиции Республики Татарстан в подразделе проводится отраслевое исследование 

Такталачык мәктәбенең башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсияга чыктылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр. 


24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 24 сентябрьдә, мөселман халкының иң олугъ бәйрәмнәренең берсе -Корбан Гаете билгеләп үтелә
23 сентябрь көнне  Күҗәкә авылы клубында Корбан бәйрәменә багышланган  "Күңелләрдә иман нуры" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Корбан бәйрәме уңаеннан  Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев барлык райондашларны бәйрәм белән котлый

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
23 сентябрь көнне Татар Суксу мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениясе хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды.
Автомобильсез бер көн.
Тарихлы   авыл-  бәхетле  авыл   диләр.   Шундый   бәхетле  авылларыбыз  рәтенә   Әтәс  җирлегенең   икенче  авылы  да   ия   булды.   Кечкенә   генә  Чирү  авылы   тарихы  турында   китапны   Чирү  авылы   килене,  озак   еллар   укытучы  булып  эшләгән   Салихова  Рәмилә  Әшәрәфҗан  кызы   язды.   Әтәс  авыл   китапханәсендә   бу   китап  буенча   зурлар  белән  китап  күзәтү   үткәрелде  .   Ә  3-   октябрь  көнне      мәдәният   йортында   китап   тәкъдир   итү  кичәсе  үткәрелә.   Кичәгә   Чирү    халкы   ,   ерактагы  авылдашлар,   шушы  авылдан   чыккан   сәнгать  осталары   чвкырыла.   Кичә19.00  сәг.  башлана  .  Рәхим  итегез    .

Кичә Актанышта Чемпион Лерон Сибгатуллин  яшәгән йортның фасадына  мемориаль такта урнаштырылды . 

Лерон Әхмәдулла улы Сибгатуллин спорт остасы, ветераннарның Бөтендөнья Олимпия уеннарында 1 алтын, 2 көмеш медаль иясе, 30 км тиз йорүдә бөтендөнья, 19 мәртәбә Россия һәм күп тапкырлар Татарстан чемпионы, йөгерү һәм тиз йөрү ярышларында җиңүче 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 24 нче сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә 1 нче мәктәп ашханәсендә Изге Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелгән ашка көтеп калабыз. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International