Чемпион Лерон Сибгатуллин яшәгән йортның фасадына мемориаль такта урнаштырылды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Кичә Актанышта Чемпион Лерон Сибгатуллин  яшәгән йортның фасадына  мемориаль такта урнаштырылды .  Лерон Ахмадулла улы Сибгатуллин Актаныш районында туып усеп, хәзерге вакытта Казан шәһәрендэ яши. Лерон Ахмадулла улы Сибгатуллин бөтен дөнья танылган 30кмга йөруче һәм спорт турында куп китаплар язучы. 19 мәртәбә Рәсәй Чемпионы, күп тапкырлар Татарстан Республикасы Чемпионы, США, Нью-Йорк шәһәренен  Чемпионы.

Ул 1936-1946 елларда яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Мемориаль тактаны социаль мәсәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенен урынбасары Ландыш Шамсунова тантаналы рәвештә ачып жибэрде. Шулай ук Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Айдар Иманаев,

спорт ветераны Нурулла Нурлыев , балалар һәм яшь усмерләр спорт мәктәбе «Лачын» директоры  Фирдавис Ахметов , балалар һәм спорт мәктәбе директоры Валиев Ленис, спорт мәктәбләрендә шогелләнуче балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International