Күҗәкәдә бәйрәм кичәсе.

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе
23 сентябрь көнне Күҗәкә авылы клубында Корбан бәйрәменә багышланган "Күңелләрдә иман нуры" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Рәскать Хәертдиновның "Күҗәкә авылы мәчете тарихы" китабы тәкъдир ителде, күренекле якташлар белән очрашу оештырылды. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да кичәнең кадерле кунагы булды. Бәйрәм рухы мөнәҗәтләр, халык җырлары бәлән күтәрелде. Барлык тамашачыларга китап бүләк итеп бирелде. Бу чара һәркем күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International