Бүген, 24 сентябрьдә, мөселман халкының иң олугъ бәйрәмнәренең берсе -Корбан Гаете билгеләп үтелә.
Бу көнне районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылды. Актанышның Үзәк мәчетендә бәйрәм намазында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул бәйрәм уңаеннан барлык мөселманнарга изге теләкләрен җиткерде. Гает намазы укылды, вәгазь сөйләнде. Олы йоланы үтәгән мөселманнарның күбесен бәйрәмнең янә бер саваплы эше – корбан чалдыру көтә иде. Корбан Гаете бәйрәменең асылы да изге гамәлләр кылып күп кешене саваплы, рәхмәтле итүдә бит.
Шулай ук Актанышта Корбан ашлары да уздырылды. Әлеге бәйрәмдә һәрбер мөселман кешесенең күңелендә нинди изге теләк булса, барысы да кабул булса иде!