– Кайбер ата-аналар, прививка ясаткач, баламның тән температурасы күтәрелде, диләр. Бу – гадәти күренеш. Организмга чит матдә кергәч, ул шулай реакция бирә. Бераз тән температурасы күтәрелергә, томау төшәргә, тамак төбе кызарырга мөмкин. Без бу хакта прививка ясаткан вакытта әти-әниләрне кисәтәбез.
Прививканы ясатып, 8-16 көн үткәннән соң, кешенең организмында грипп авыруына каршы иммунитет барлыкка килә. Һәм ул ел буена саклана.
– Грипп эпидемиясе чорында прививка ясатучылар аны җиңелрәк үткәрәме?
– Быел безнең районда күпме балага гриппка каршы бушлай прививка эшләтү каралган?
– Районга 18 яшькә тикле 2 мең 500 балага бушлай прививка ясату өчен вакцина кайтты. Без мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аңлату эшләре алып барабыз. Әти-әниләре рөхсәт иткән очракта, балаларга гриппка каршы прививка ясыйбыз. Шушы мөмкинлектән файдаланып, минем ата-аналарга, балаларыгызга гриппка каршы прививка ясатуга җитди карагыз, диясем килә. Грипп эпидемиясенең кайчан буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Мәгариф учреждениеләрендә балалар бик күп кеше белән контактта булалар. Шунда вирус эләктерергә мөмкиннәр. Ә прививка баланы әлеге вируслардан барыбер саклый ул.
– Ләйсәнә Рәсимовна, әгәр дә ата-ана баласына гриппка каршы прививка ясатуга каршы дигән гаризаны тутырган булып, кабат ясатырга уйласа, ул балага прививка ясыйсызмы?
– Әлбәттә, ясыйбыз. Әгәр без балалар бакчасында яки мәктәптә вакцина ясаган вакытта ниндидер сәбәпләр белән прививканы ясата алмый калучылар бар икән, баласын үзәк хастаханәгә алып килеп, прививканы ясата алалар. Бары тик прививка ясаган вакытта баланың тән температурасы күтәрелмәгән, авырмаган булуы гына шарт. Прививка ясар алдыннан аны табиб карый, барысы да яхшы булса, прививка ясала.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.