ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга

14 октябрь көнне мәктәбебездә гөрләп  “Сөмбелә” бәйрәме узды. Бәйрәм җыр- бию,  уен һәм бәйгеләр белән бергә үрелеп барды. Укучылар бәйрәмдә бик актив катнаштылар, кызыксындыргыч чыгышлар әзерләделәр. Шушындый күңелле бәйрәмне оештыручы-  класс җитәкчеләре Салихова Г.Г. һәм Шәрипова Э.Р. зур рәхмәт белдерәбез!

16 нчы октябрь  көнне Усы авылы мәдәният йортында "Хәзинә"клубының чираттагы утырышы булды.Анда клубның бурычлары һәм максаты белән таныштырылды.Иман һәм Ислам нигезләре өйрәнелде."Хәзинә" клубына йөрүчеләргә Корбан итеннән аш-су әзерләнде.Читтә яшәүче авылдашыбыз Гөлмахира Мостафа кызының вәгазьләре тыңланды.
Бүген, 16 октябрьдә районыбызның үзәк мәйданында  Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан хуҗалыклар, авыл җирлекләре катнашында ярминкә узды.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә 15 октябрь көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды
Кешене алдап, акчасына ия булучыларны мошенниклар дип йөртәләр. Җинаятьләр төре буенча караганда, мошенниклык социаль һәм икътисадига бүленә
16 октябрь көнне барлык уен-көлке яратучыларны КВН уеннарының йомгаклау этабына район мәдәният йортына дәшеп калабыз
Иртәгә, 16 октябрь көнне район үзәгендәге мәйданда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан хуҗалыклар, авыл җирлекләре катнашында ярминкә узачак
Бүген, 15 нче октябрь көнне, мәктәбебезнең актлар залында тәртип бозуларны кисәтү комиссиясенең утырышы үтә.
Фән атналыгы уңаеннан 6-7 класслар арасында история фәненнән "Наша Земля " темасына карта белән эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International