“Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә 15 октябрь көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Чараны Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Анда агымдагы елның 9 ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр айлык хезмәтләренә бәя алды.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев терлек үрчетеп, икътисади тотрыклылык булдырган авыллар эшчәнлеген үрнәк итеп китерде. Чалманарат, Кәзкәй, Иске Сәфәр авыл җирлегендә яшәүчеләр терлек баш санын арттыру буенча лидерлар.
Тугыз ай терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. Бүген район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33784 баш мөгезле эре терлек, шулардан 11458 баш сыер, 1190 баш тана, 47 баш нәсел үгезе исәпләнә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, терлек баш саннары 9 башка арткан. “Чиялек”, “Тамыр”, “Башак”, “Чишмә”, “Ташкын” хуҗалыклары маллар санын арттырганнар.
Ел төгәлләнергә 2 ай вакыт калып бара, димәк, килешүгә карата МЭТ баш саннары планы чабудан тарта. Әлегә “Нигез”, “Башак”, “Чиялек”, “Ташкын”, “Таң”, “Чишмә” хуҗалыклары гына үтәгән.
2015 елның 1 октябрь көненә районда тулаем сөт җитештерү 390918 ц тәшкил итте, 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 105% тәшкил иткән.
Ит җитештерү 1 октябрьгә 34556 ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 988 ц артык, 103 % тәшкил итте. Район буенча исәпләгәндә, 1 баш мөгезле эре терлеккә 9168 сум акча кереме тәшкил итә.
2015 елның 1 октябренә Актаныш районы хуҗалыклары буенча 1 хезмәткәргә уртача акча кереме 703 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 % ка арткан.
Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары а/ф «Әнәк» (18531 сум), “Нур Баян” (18053 сум), “Чишмә” (18004 сум), «Ташкын» (17414 сум), «Наратлы» (17188 сум) хуҗалыкларында.
Киңәшмә ахырында 9 ай нәтиҗәләре буенча нәтиҗәле эшләүче хуҗалык белгечләре бүләкләнде.