Бүген, 16 октябрьдә районыбызның үзәк мәйданында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ярминкә узды. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, дару үләннәре һ.б. кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштылар.
Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Фаил Камаев ассортиментның байлыгын һәм бәяләрнең чамалы булуын билгеләп үтте.
Бәяләрнең чамалы булуын сатып алучылар да әйтеп уздылар. “Мондый ярминкәләр ешрак булсын иде” дигән фикерләрен җиткерделәр.