Иске Кормаш авыл китапханәсендә-Хәтер көне.

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
15 октябрь-Хәтер көне.Шул уңайдан,Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Җуелмас хәтер" дигән темага тематик кичә узды.1552 елда Ватаныбыз өстенә коточкыч афәт килгән.Татар халкы тарихында Казан яулап алынган әлеге көн-Хәтер көне итеп билгеләп үтелә.Китапханәче укучыларга Казан ханлыгы,татар халкының батырлыгы турында сөйләде.Шулай ук Казан ханлыгы,аның ничек җимерелүе,Сөембикә ханбикә хакында язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International