Иртәгә, 16 октябрь көнне район үзәгендәге мәйданда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан хуҗалыклар, авыл җирлекләре катнашында ярминкә узачак.
Районыбызның хуҗалык һәм оешмалары үзләре җитештергән продукцияне сатачаклар. Ярминкә районыбыз үзәгендәге мәйданда иртәнге сәгать 9 да башлана. Бәяләр гадәттәгедән арзан булачак. Арзан бәядән беркадәр запас туплап куябыз дисәгез, килегез, үкенмәссез.