ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
28 октябрь көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында көзге уңыш бәйрәме уздырылды

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлеге көн уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә " Хәтер кыясы мәңгелек " дип исемләнгән китап күргззмәсе төзелде .
Киров мәдәният йортында Ә.Мирзагитовнын " Аналар көтәләр улларын" спектакленэ эзерлек репитицияләре бара.
Чуракай  авыл  китапханәсендә "Өстәлемдә-яраткан  китабым"" исемле рәсем ясаучылар конкурсы  үткәрелде.
29 нчы октябрь көнне Усы авыл китапханәсендә "Батырлыгыгыз тарихта калсын" дигән тематик кичә үткәрелде.Кичәдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп, яу афәтен үз йөрәкләре аша кичергән авылдашларыбыз хөрмәтләнде. Аларның исемнәре "Мәңгелек хәтер"  китабына кертелде. Әлеге китап буенча обзор үткәрелде.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, штрафны түләгәндә, 50 процентлы ташлама ясалачак.

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 класс укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды. Әлеге көндәлек укучыга күп төрле чараларда тамашачы булырга, Татарстанның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә. Шушы чараларда катнашу турында мәгълүматны мәдәни көндәлектә билгеләп барырга һәм тәэсирләрне язарга була. 

Әлеге дата 2004 елда кертелгән. Әлеге чир дөньяда, шул исәптән Россиядә, үлемгә китерә торган  төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
29 октябрь көнне Чуракай  авылында  юл буендагы корыган агачларны кисү, чистарту оештырылды.

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте.

Исеменнән күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Дөрестән дә, бүген интернетсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алга киткән технологияләр заманында яшибез. Өлкәннәр генә түгел , бала-чаганы да компьютер каршыннан аерып алып булмый. Әмма интернетны үстерү генә түгел, аны куркынычсыз итү дә бүгенге көндә бик актуаль. Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына кагыла. Укучылар интернет аша үтеп кергән куркыныч, аларның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар.  Бу башлыча, шәхси мәгълүматларны саклау, интернет караклыкның киң  таралган төрләре, шулай ук автор текстларының, музыкаль һәм кино продукциясенең законсыз күчермәләрен ясауны да үз эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International