Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 класс укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды. Әлеге көндәлек укучыга күп төрле чараларда тамашачы булырга, Татарстанның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә. Шушы чараларда катнашу турында мәгълүматны мәдәни көндәлектә билгеләп барырга һәм тәэсирләрне язарга була.