Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте.
Исеменнән күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Дөрестән дә, бүген интернетсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алга киткән технологияләр заманында яшибез. Өлкәннәр генә түгел , бала-чаганы да компьютер каршыннан аерып алып булмый. Әмма интернетны үстерү генә түгел, аны куркынычсыз итү дә бүгенге көндә бик актуаль. Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына кагыла. Укучылар интернет аша үтеп кергән куркыныч, аларның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар. Бу башлыча, шәхси мәгълүматларны саклау, интернет караклыкның киң таралган төрләре, шулай ук автор текстларының, музыкаль һәм кино продукциясенең законсыз күчермәләрен ясауны да үз эченә ала.